Югары Ослан интернат-йортында күңелле проект тормышка ашырыла

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Хәзерге заман кешесенең тормышын уен-көлкедән башка күз алдына да китереп булмый. Юмор кәефне күтәреп кенә калмый, күңел күтәренкелеге дә бүләк итә, стрессларны да, проблемаларны да хәл итәргә булыша.

Шуңа күрә "Көлү – җитдилек" программасы Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортта яшәүчеләр арасында зур уңыш казана. Программаны тормышка ашыруда биш ел дәвамында коммерцияле булмаган "Больничные Клоуны" оешмасы катнаша. Айга ике тапкыр, теләсә нинди һава торышы шартларында артистлар халыкка җырлар һәм шигырьләр, дәртле биюләр, мәзәкләр һәм фокуслар күрсәтә.

Интернатта яшәүчеләр аларны чын күңелдән шатланып каршы ала. Мәзәкләр һәм уеннар һәркемнең күңелен күтәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International