Өлкән буын гражданнарына ярдәм итү һәм аларның тормыш сыйфатын күтәрү максатларында "Демография" милли проектын тормышка ашыру уңаеннан Чистай "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йорты медицина училищесы студентларының "Шәфкать" иреклеләр берләшмәсе белән хезмәттәшлек итә.
Хезмәттәшлекнең максаты – волонтерларны учреждениенең социаль практикасына җәлеп итү, яшьләргә үзләрен күрсәтү, үз потенциалларын тормышка ашыру, иҗади активлыкны үстерү, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлеге бирү.
Яшьләр һәрвакыт зур энтузиазм белән төрле хәйрия акцияләре, концертлар, мәгълүмати-профилактик лекцияләр һәм әңгәмәләр оештыра. Моннан тыш, булачак белгечләр медицина персоналы белән бергә гади медицина хезмәте күрсәтә: артериаль кан басымын үлчәү, пульсны һәм сулыш хәрәкәтләренең ешлыгын исәпләү, интернат-йортта яшәүче тыл хезмәтчәннәренең сәламәтлеген күзәтү. Яшьләр спорт юнәлешендәге уртак чараларда актив катнаша, инвалидлар һәм өлкән яшьтәге гражданнарга өстәл уеннары һәм адаптив спорт төрләрен үзләштерергә ярдәм итәләр.
Учреждениенең "Шәфкать" волонтерлык берләшмәсе белән хезмәттәшлеге ике як өчен дә нәтиҗәле һәм файдалы. Яшьләр билгеле бер хезмәт һәм һөнәри күнекмәләр, белем һәм үз-үзеңне тормышка ашыру буенча компетенцияләр алса, учреждение волонтерлар һәм иреклеләр арасыннан кадрлар резервын формалаштыра. Волонтерлар өлкән буын кешеләренә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер.