2019 елның 27 ноябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 646 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 31 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,52 % тәшкил итә.
Чистайда соңгы мәгълүматларга караганда, рәсми рәвештә теркәлгән 213 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 31 кешегә кимрәк.
Бөгелмә мәшгульлек үзәгендә террор акты янаган очракта хезмәткәрләрне һәм үзәккә килүчеләрне эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрелде.
Татарстанда 2020 елга республика министрлыкларының төп максатлары һәм бурычларын билгеләү буенча ачык онлайн-тавыш бирү дәвам итә, шул исәптән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы да.
22 нче ноябрьдә Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова "Толерантлык планетасы" дип исемләнгән уен тренингы үткәрде.
26 ноябрь көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында яшәүчеләр Мамадыш шәһәрендәге “Өмет” балалар һәм яшүсмерләр приютында “Әниләр көне” нә багышланган бәйрәмгә килде.
Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Без барыбыз да төрле, әмма без барыбыз да бәхеткә лаек" интерактив дәрес узды. Тәрбиячеләр Әлфия Айсулова һәм Елена Баранова хәзерге дөньяда терроризм һәм яңа технологияләр турында сөйләделәр.
Тормышның киеренке ритмыннан, кызыклы эш белән шөгыльләнеп, онытылып торырга мөмкин. Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә кулинар мастер-класс узды.
#ЮмартСишәмбе - бу Халыкара хәйрия көне, ул быел Россиядә дүртенче тапкыр узачак. Хәрәкәт дөньяның 100 дән артык илендә таралыш алган инде. Инициативаның төп максаты - хәйрия мәдәниятен үстерү, ирекле ярдәм күрсәтү.
2019 елның 14 октябреннән Татарстан Республикасында цифрлы эфир телевизион тапшыруларын киң күләмдә эшләтеп җибәрү һәм аналоглы цифрлы телевидение дәүләт челтәрен бер үк вакытта өзү гамәлгә ашырылачак.