27 нче ноябрь көнне Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе инвалид балалар өчен "Минем күңелле яңгыравыклы туп" спорт-сәламәтләндерү чарасы оештырылды.
Чара барышында кызлар һәм малайлар туплар ярдәмендә күнегүләр ясады, уйнадылар, тизлектә һәм җитезлектә ярыштылар. Шулай ук аларга туплар турында кызыклы тарихи фактлар турында сөйләделәр.
Чара күңелле һәм позитив узды, балалар күтәренке кәеф белән таралыштылар.