Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында "Тигез булу хокукы" программасы уңаеннан "Мин әйтәм!" проекты тормышка ашырыла. Альтернатив һәм өстәмә коммуникацияләр (АДК) ярдәмендә авыр һәм бик күп тайпылышлы балалар аралашырга өйрәнә.
Балалар интернат-йорты хезмәткәрләре өчен тәрбияләнүчеләрдә мөстәкыйльлек күнекмәләрен һәм җаваплылык хисе тәрбияләү мөһим. Коммуникатив карточкалар ярдәмендә Алексей Винокуров үзе теләгән гамәлләрне аңлатырга өйрәнә. Хәзер Алеша үзенең яраткан кенәгәсенең, уенчыкларының кайда торуын яхшы белә, бу исә аңа мөстәкыйль рәвештә үз әйберләрен алырга һәм җыештырырга мөмкинлек бирә, шул рәвешле, бүлмәдә тәртип саклап кала.