2019 елның 25 ноябреннән 1 декабренә кадәр "Тукта ВИЧ/СПИД" VII Бөтенроссия мәгълүмати акциясе үткәрелә.
"Тәтеш балкышы" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре дә читтә калмады һәм 26 ноябрьдә Тәтеш шәһәренең үзәк паркында мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, ярдәм һәм киләчәккә өмет символы булган кызыл тасмалар, “Беләм. Булышам. Кушылам” кебек мәгълүмати флаерлар тараттылар.
Әлеге акциянең максаты - җәмгыятьнең бу авыру турында тиешле дәрәҗәдә хәбәрдар булмаган бушлыкларын тулыландыру.
Бу яшьләр арасында үз сәламәтлегеңә һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә җаваплы караш, шулай ук вирус йөртүчеләр белән үзара мөнәсәбәтләр культурасын булдыру, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итә белү мөмкинлеге бирә торган мөһим вакыйга.