"Тургай" социаль приютында профилактик чаралар декадасы бара

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

25 ноябрьдән башлап Минзәлә муниципаль районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Стоп ВИЧ/СПИД" VII Бөтенроссия акциясе уңаеннан профилактик чаралар декадасы уза.

Бүген анкеталаштыру көне узды, ул тәрбияләнүчеләрнең ВИЧ-йогышы турында белем дәрәҗәсен ачыкларга мөмкинлек бирде. Анкета нәтиҗәләре белгечләргә бу авыруны профилактикалау буенча кызыклы чаралар әзерләүдә булышты.

Приют белгечләре көче белән "БЕЛЕМ – ҖАВАПЛЫЛЫК – СӘЛАМӘТЛЕК" дигән стенд эшләнде, хокук бозуларны, наркоманияне, яшүсмерләр арасында токсикоманияне профилактикалау буенча әңгәмәләр үткәрелде. Тәрбияләнүчеләр белән берлектә "Тукта ВИЧ/СПИД" акциясен оештыру өчен тематик кызыл тасмалар әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International