"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның вак моторикасын үстерү турында сөйләштеләр

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә  26 нчы ноябрьдә логопед Люция Хөсәенова  белгечләргә "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның вак моторикасын үстерү өчен дидактик әсбаплар куллану" дигән темага консультация үткәрде.

Кул чукларының хәрәкәтләнү функцияләре баш миенең сөйләм зоналарына уңай йогынты ясый. Логопед билгеләп үткәнчә, кулларның вак моторикасын үстерүне ике айдан ук өйрәнә башларга мөмкин. Кызыклы шигырьләр һәм дидактик әсбаплар белән куллану бу шөгыльне тагын да мавыктыргыч һәм нәтиҗәле итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International