Кукмара тернәкләндерү үзәгендә "Әнинең йөрәк җылысы" дигән чара узды

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Бүген Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә  балалар китапханәсе белән берлектә әниләр көненә багышланган "Әнинең йөрәк җылысы" дигән чара узды.

Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, балаларга үз әниләренең кадерен белү, хөрмәт итү һәм аны саклау, үзара мәхәббәт белән җавап бирү турында сөйләде. Балалар  язучылары А.Барто,  Е. Благинина, Э. Шәрифуллина, М. Пляцковский, О. Высоцкая шигырьләрен укыдылар. Балалар  викторина сорауларына җавап бирде, табышмак-рифмалар чиштеләр, "Әниләр һәм аларның балалары" уеннарында актив катнаштылар.

Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International