ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

Инвалидлар декадасы уңаеннан 29 нчы ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү   үзәге тәрбиячеләре  "РостРесурс" инвалидларны тернәкләндерү ассоциациясе волонтерлары белән берлектә "Дуслык марафоны" исемле спорт-күңел ачу чарасы үткәрде.

9 ноябрьдә  Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре балалар һәм аларның әти- әниләре белән “Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре” турында  профилактик әңгәмә үткәрделәр.

28 ноябрь көнне Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны Әниләр көне белән котларга нәниләр – "Ландыш" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде.

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Яңа Маҗын авылы мәдәният йорты артист-волонтерлары булып китте.

26 ноябрь көнне Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Айгөл Сәлимова Бөтендөнья СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш көне уңаеннан ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча халыкның хәбәрдарлыгын арттыруга, җәмгыятьнең игътибарын шушы проблемага җәлеп итүгә юнәлдерелгән чара уздырды.

Аттестацияләнүче педагоглар декадасы уңаеннан 28 нче ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү   үзәгендә эмоциональ януны, эмоциональ тотрыксызлыкны кисәтү һәм профилактикалаубуенча семинар узды. Анда социаль адаптация бүлегенең барлык белгечләре дә катнашты. Әлеге чараны педагог-психологлар Н.Тюнева, Г.Сәлиманова һәм хезмәт буенча инструктор С.Сергиенко оештырды һәм үткәрде.


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Үсеп килүче цифрлы икътисад шартларында, пенсия яшенә якынлашучы гражданнарны укытуның мөһим өлеше булып аларның компьютер грамоталылыгын арттыру тора. 2019 елның ноябрендә Чистай муниципаль районындагы "Балкыш" халыкка  социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында компьютер классы оештырылды. Анда 14 пенсия яшенә якынглашучы хезмәткәр белем алды.

Агынты суларны җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче "Кама Тамагы коммуналь челтәрләре" ААҖ  үзенең 25 хезмәткәре алдында 547,0 мең сумлык бурычын каплады.

Инвалидлар декадасы уңаеннан Яшел Үзән мәшгульлек үзәге мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе оештыра.

25 ноябрьдә Нурлат балалар йортында өлкән сыйныф укучылары катнашында “Һөнәргә юл” дип исемләнгән һөнәри юнәлеш чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International