Үсеп килүче цифрлы икътисад шартларында, пенсия яшенә якынлашучы гражданнарны укытуның мөһим өлеше булып аларның компьютер грамоталылыгын арттыру тора. 2019 елның ноябрендә Чистай муниципаль районындагы "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында компьютер классы оештырылды. Анда 14 пенсия яшенә якынглашучы хезмәткәр белем алды.
"МЦК - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы" укытучысы О.Чистяков укыту курсы үткәрде, анда хезмәткәрләр компьютер өлкәсендә яңа белем алды һәм өйрәнгәннәрен ныгыттылар. Уку барышында хезмәткәрләр үзләрен кызыксындырган сораулар бирде, аларга квалификацияле җаваплар һәм практик белемнәр үзләштерделәр.