ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

27 ноябрь көнне Питрәч муниципаль районы "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Әниләр көненә багышланган "Барысы да әнидән башлана" дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында 28 ноябрь көнне Көзге утырыш уздырдылар.

Республикада һәр елны хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча #ЮмартСишәмбе дигән республика акциясе үткәрелә. Быел да әлеге акция уңаеннан Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” комплекслы  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, волонтерлар хәрәкәте белән берлектә “Күңелле тарак” акция уздырды.

Ата-аналар белән балаларның бергәләп иҗади эш белән шөгылләнүе мөнәсәбәтләр арасында ышаныч тудыра. Өстәвенә, балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләүгә уңай тәэсир итә.

"Интернет-челтәрдә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү" программасын тормышка ашыру уңаеннан Минзәлә муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Марина Гатина тарафыннан "Әйләнә-тирә дөнья һәм мин" дигән дәрес уздырылды.

Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Әниләр көне уңаеннан "Тормышның барлык төсләре синең өчен" музыкаль программа узды.

Кукмара районының "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен “Вак моториканы үстерү күнегүләре” темасына консультация-практикум үткәрелде.

25 нче ноябрь көнне  Әгерҗе районы "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Надежда Шишкина 7-9 яшьтәге балаларга “Мин –җәяүле, мин  -пассажир, мин-машина йөртүче” исемле интеллектуаль уен уздырды.

 

Бүген Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Дөньяда нинди үзгәрешләр бара” дигән мәгълүмат сәгате үтте.

26 ноябрь көнне Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Тамара Тимофеева "Балачакны саклагыз" акциясе үткәрде. Акциянең максаты: ата-ана компетенциясе дәрәҗәсен күтәрү һәм гаилә институтын ныгыту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International