Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге махсус вакансияләр ярминкәсенә чакыра

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан Яшел Үзән мәшгульлек үзәге мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе оештыра.

Инвалидлыклары булган һәм эш эзләүче гражданнарны 4 декабрьдә узачак вакансияләр ярминкәсенә чакыралар. Ярминкә 10.00 сәгатьтә башлана.

Вакансияләр ярминкәсендә катнашу өчен шәһәр һәм районның 20 эш бирүчесе чакырылган, алар инвалидларны эшкә урнаштыру өчен вакансияләр тәкъдим итәчәкләр – автомобиль йөртүче, куркынычсызлык хезмәте инспекторы, йөк төяүче, түшәүче, капларга тутыручы, ярдәмче эшче, эш биналарын җыештыручы, суднолар ремонтлаучы, тегүче, белгеч, инженер-конструктор, ишегалды себерүче, яшел хуҗалык эшчесе, педагог-психолог, төпләүче, тәэмин итү агенты һ.б.

Һәр катнашучының хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту, һөнәри юнәлеш сораулары буенча консультация алу, эшкә урнашу максаты белән предприятиенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән әңгәмә узу мөмкинлеге бар.

Мәшгульлек үзәге белгечләре резюме төзергә һәм аны “ Россиядә эш” порталында урнаштырырга ярдәм итәчәкләр.

Керү һәм барлык хезмәтләр бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International