Инвалидлар декадасы уңаеннан 29 нчы ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре "РостРесурс" инвалидларны тернәкләндерү ассоциациясе волонтерлары белән берлектә "Дуслык марафоны" исемле спорт-күңел ачу чарасы үткәрде.
Анда 56 реабилитант һәм 18 ата-ана катнашты. Чараны үзәктә тәрбияләнүче Әмир Рәҗәпов "Дуслык" җыры белән ачып җибәрде. Балалар янында кунакта танылган мультфильм геройлары Винни-Пух һәм Пятачок булды. Алар үз кәефләре белән спорт-уен эстафетасында катнашучы һәркемне шатландырдылар. Малайлар һәм кызлар тизлектә һәм җитезлектә ярыштылар. Һәр команда җиңәргә тырышты. Балалар бик теләп ярыштылар һәм тырышлыклары өчен һәркем татлы бүләкләр алды.