ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

Узган чәршәмбе, 27 ноябрьдә, Лениногорск районында урнашкан "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең актлар залында инвалид балалары булган гаиләләрнең проблемалы сораулары буенча ведомствоара түгәрәк өстәл уздырылды.

Кукмара муниципаль районының “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү эше уңаеннан фармацевт, провизор һөнәре белән танышу максатыннан даруханәгә экскурсия оештырылды.

Баулы интернат-йортында "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проекты уңаеннан "Актив озын гомер мәктәбе" инновацион технологиясе тормышка ашырыла.

Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар  интернат-йортында "Мин әйтәм!" проекты тормышка ашырыла.

28 ноябрь көнне Лениногорск районында хатын-кызлар консультациясе базасында "Исток-Башлангыч" үзәге белгечләре булачак әниләр белән очрашу уздырды. Чарада 23 кеше катнашты.

Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Казанның "БИНК" социаль-эш клубы белән берлектә һөнәри юнәлеш бирүче "Кем булырга, нинди булырга?" һөнәри юнәлеш бирүче проект чаралары циклы үткәрелде.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучыга "Тою хисләрен үстерү" дигән шөгыль үткәрде.

 25 нче ноябрьдә Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова балигъ булмаганнар арасында "Яшүсмерләр арасында бәйлелекне кисәтү" темасына район мәктәпләре директорлары каршында чыгыш ясады. Психолог балигъ булмаганнар организмына наркотикларның йогынтысы турында презентация күрсәтте. Шулай ук төтенсез тәмәке һәм кальян куллануның нәтиҗәләре һәм тышкы билгеләре турында сөйләде.

"Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру уңаеннан Яр Чаллы шәһәре "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәге белгечләре сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашулар уздыра. Очрашулар сырхауханә җитәкчеләре, табиблары, фельдшерлары һәм шәфкать туташлары катнашында уза.

Татарстанда 2020 елга республика министрлыкларының төп максатлары һәм бурычларын билгеләү буенча ачык онлайн-тавыш бирү дәвам итә, шул исәптән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы да.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International