9 ноябрьдә Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре балалар һәм аларның әти- әниләре белән “Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре” турында профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Шөгыльнең максаты янгын килеп чыгу сәбәпләре турындагы белемнәрне системалаштыру, аларны булдырмый калу, кагыйдәләренә өйрәтү торды.
Әңгәмә барышында балалар үзләре төрле ситуацияләр китереп чыгарып һәм аларны чишү юлларын күрсәттеләр. Янгын белән уйнау бик куркыныч дигән нәтиҗә ясадылар.
Әти-әниләр белән дә көндәлек тормышта янгынны булдырмый калу чаралары турында сөйләштеләр.
Дидактик материаллар өстендә эшләп теманы ныгыттылар. Шөгыльдә әти-әниләр һәм балалар белән бергә барысы 24 кеше катнашты.