"Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә педагоглар өчен "келәмдә семинар" узды

2019 елның 29 ноябре, җомга

Аттестацияләнүче педагоглар декадасы уңаеннан 28 нче ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү   үзәгендә эмоциональ януны, эмоциональ тотрыксызлыкны кисәтү һәм профилактикалаубуенча семинар узды. Анда социаль адаптация бүлегенең барлык белгечләре дә катнашты. Әлеге чараны педагог-психологлар Н.Тюнева, Г.Сәлиманова һәм хезмәт буенча инструктор С.Сергиенко оештырды һәм үткәрде.

Семинар гадәти булмаган форматта: келәмдә бер-берсен күрә, ишетә, аралаша ала торган түгәрәк формасында утырып узды. Семинар эчтәлеге социаль өлкәдә эшләүчеләрнең һөнәри янып китү проблемасы буенча зур булмаган теоретик өлешне һәм зур практик өлешне үз эченә алды, анда тән-ориентир терапиясе, НЛП-техникасы, бию-хәрәкәт терапиясе элементлары белән арттерапевтик ысуллар буенча күнегүләр бар иде.

Чара барышында катнашучылар актив эшкә кушылды, фикерләре белән уртаклаштылар, эмоциональ януны профилактикалау һәм коррекцияләүнең нәтиҗәле методларын үзләштерделәр. Берничә кеше мондый дәресләрне киләчәктә дә дәвам итәргә теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International