Нурлат балалар йортында “Һөнәргә юл” чарасы

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

25 ноябрьдә Нурлат балалар йортында өлкән сыйныф укучылары катнашында “Һөнәргә юл” дип исемләнгән һөнәри юнәлеш чарасы узды.

Мәшгульлек үзәге белгечләре балалар белән хезмәт базары, ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында әңгәмә корды. Мобиль офиста яшүсмерләр өчен һөнәри юнәлеш тесты уздырылды. Тест нәтиҗәсендә һәркемнең шәхес үзенчәлекләре ачыкланды, һөнәри омтылышлары һәм киләчәк һөнәр төре билгеләнде. Һәрбер тәрбияләнүче үзенең диагностика нәтиҗәләрен һәм сайланган һөнәрләр турында тулы тасвирламалы, теге яки бу һөнәр алырга мөмкин булган белем учрежденияләре турында язылган буклетлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International