Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр интернат-йортта яшәүчеләрне котлады

2019 елның 29 ноябре, җомга

28 ноябрь көнне Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны Әниләр көне белән котларга нәниләр – "Ландыш" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде.

Балалар биредә яшәүчеләргә бәйрәм концерты бүләк итте, әби-бабайларны матур җырлар, биюләр һәм шигырьләр белән сөендерделәр. Балаларның чыгышлары бер генә катнашучыны да битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International