"Шәфкатъ" үзәге социаль педагогы "СПИДны бергә туктатыйк" чарасы уздырды

2019 елның 29 ноябре, җомга

26 ноябрь көнне Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Айгөл Сәлимова Бөтендөнья СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш көне уңаеннан ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча халыкның хәбәрдарлыгын арттыруга, җәмгыятьнең игътибарын шушы проблемага җәлеп итүгә юнәлдерелгән чара уздырды.

Чарада 13 социаль хезмәт алучы катнашты. Чара барышында "Без СПИДка каршы!" видеоролик буенча әңгәмә булды. Чара ахырында социаль хезмәт алучыларга СПИД профилактикасы буенча буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International