Күптән түгел генә Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында тәрбияләнүче Илдар Гайфуллин "Могҗизалар иле" волонтерлар төркеме оештырган бәйрәм кичәсендә катнашты.
Күптән түгел генә Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында тәрбияләнүче Илдар Гайфуллин "Могҗизалар иле" волонтерлар төркеме оештырган бәйрәм кичәсендә катнашты. Бу кичәдә Илдар һәм чакырылган балалар бургерларны үзләре әзерләде, чыршы бизәкләре ясады, тәм-томнар белән сыйланды, Яңа ел тамашасы карады.
Илдарга аралашуда коммуникатив карточкалар ярдәм итте, ул аларның коммуникатив партнерларына зур кызыксыну белән тапшырды. Альтернатив коммуникация чаралары ярдәмендә Илдарга көн саен кешеләр белән аралашу җиңелрәк була бара. Болар барысы да "Мин әйтәм!" проекты буенча, "Тигез булу хокукы" программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.