Яңа елны каршыларга санаулы гына көннәр калып бара. Бу исә театр, концерт залларында балалар өчен кыш бабай, кар кызы катнашында берсеннән-берсе кызыклы чаралар уза дигән сүз.
24 нче декабрь көнне Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен Әкиятләр көне оештырды.
Башта балалар һәм аларның әти-әниләре театрларда “Морозко”, “Убырлы карчыктан Лайфак” әкиятләрен карадылар, аннары яшь театр һәвәскәрләре әкият геройлары белән чыршы янында күңел ачтылар. Зур түземсезлек белән Кыш бабай һәм Кар кызын каршы алдылар, төрле уеннарда катнаштылар, биеделәр, истәлекле бүләкләр алдылар.
Кич белән социаль хезмәтләрдән файдаланучылар Орган залында “Комлы анимациядә җанлы классика” дип исемләнгән концертта булып кайттылар. Тамашачылар таң калып экрандагы комннан ясалган сюжет картиналарын сокланып карадылар.
Бәйрәм чараларында 106 социаль хезмәт алучы катнашты.