25 декабрьдә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортына һәрвакыттагыча ТР Дәүләт Советы депутаты Сыровацкий Михаил Федоровичның ярдәмчеләре – Сафина Юлия Николаевна һәм Нәҗметдинов Рүзәл Равилевич килде.
Мөхтәрәм кунаклар интернатта яшәүчеләргә Яңа ел бүләкләре: ике телевизор, җыелма көнкүреш ширмалары һәм чәйгә тәм-томнар бүләк итте. Интернат-йорт администрациясе юмарт спонсорларга ихлас рәхмәтен белдерде һәм чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2020 ел белән тәбрик итте.