Баулы интернат-йортында яшәүчеләрне бәйрәм белән котладылар

2019 елның 27 декабре, җомга

Яңа ел алдыннан Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен бәйрәм чыршысы янында Яңа ел тамашасы узды.

Яңа ел - балалар өчен генә түгел, өлкәннәргә дә бәйрәм, чөнки олы лар да могҗизаларга һәм үзгәрешләргә ышана, Яңа ел теләкләрен тормышка ашуына ышана.

Бәйрәм Яңа ел музыкаль котлаулар һәм иң изге теләкләр; сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм яхшы кәеф теләүдән башланды. Социаль хезмәт алучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән Крым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Д. Шакирҗанов, интернат-йорт директоры Т. Кәлимуллина, Баулы шәһәренең 5нче мәктәбе укучылары, "Благодарение" хәйрия фонды ярдәме белән волонтерлар  һәм Яшь армиячеләр отряды котлады. Кунаклар биредә яшәүчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды. 

Крым-Сарай төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә интернат-йорт белгечләре үткәргән тамаша онытылмаслык һәм күңелле узды. Социаль хезмәт алучылар әкият геройлары белән рәхәтләнеп күңел ачты, уеннарда катнашты, җырлады, биеделәр һәм әйлән-бәйлән әйләнделәр.

Интернат-йорттагылар тамаша өчен рәхмәт әйтеп, барысы да куанып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International