26 нчы декабрь көнне Әгерҗе муниципаль районы “Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр, социаль педагог Ганеева Регина җитәкчелегендә Бөтендөнья "Йөрәкләрне җылытып" акциясендә катнаштылар.
Акциянең максаты: ялгыз һәм карт өлкәннәрне Яңа ел бәйрәмнәре белән котлау һәм аларга игътибар күрсәтү, шатлык өләшү иде. Приютта тәрбияләнүчеләр үз куллары белән котлау открыткалары ясады һәм әби-бабайларны котлап, аз гына булсада үз йөрәкләренең җылысын өстәп Яңа ел теләкләре яздылар.
Котлауларны балалар Россия почтасы аша Алабуга картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына юлладылар. Балалар үз йөрәкләреннән әйтелгән җылы теләкләрнең өлкәннәрне сөендерүләренә һәм аларга бәйрәмгә күңел күтәренкелеге өстәүләренә чын күңелдән өметләнәләр. Акциядә приютта тәрбияләнүче 30 бала актив катнашты, кечкенәләр дә читтә калмады.