Яңа ел алдыннан Аксубай районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында театральләштерелгән яңа ел тамашасы узды.
27 декабрьдә Арчадагы “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Арчаның МЧС бүлеге хезмәткәрләре килде. Алар тәрбияләнүчеләргә "Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы" темасына әңгәмә үткәрде.
27 нче декабрь көнне "Пульс" клубы әгъзалары Зәй муниципаль районы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә якынлашып килүче Яңа елны билгеләп үттеләр. Бәйрәм чарасы "Шатлык" социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә узды, анда соңгы 2 атнада пенсионерлар тернәкләндерү курсы үтте.
27 декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган милли проектлар турында гражданнарның хәбәрдарлыгын арттыру җәһәтеннән халык белән ачык очрашулар оештырды.
Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында ел саен балалар Яңа ел бәйрәме зурлап үткәрелә. Әлеге бәйрәмдә балалар үзләренә яңа дуслар таба һәм аралаша.
"Минем гаилә" клубы кысаларында Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Эффектив ата-ана мәктәбе" программасы буенча ата-аналар һәм балалар белән "Мин һәм әнием" дигән темага йомгаклау дәресе үткәрелде.
23 декабрендә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә автоном коммерцияле булмаган "Квалификация үстерү төбәкара агентлыгы"ның Яшел Үзән филиалы базасында "Персонал буенча менеджер" һөнәре буенча төркем ачылды.
Шушы көннәрдә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм чараларын үткәргәндә социаль хезмәт алучылар өчен янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш инструктаж һәм эвакуация буенча күнегүләр уздырылды.
2019 нчы елның 25 нче декабре көнне “Веста” үзәге директоры Татьяна Мыльникова Түбән Кама шәһәрендә “Демография” милли проектын тормышка ашыру эше уңаеннан “Баш мие штурмы”нда катнашты.
Түбән Кама муниципаль районы Иҗтимагый советы әгъзалары, учреждение директорлары, шәһәрнең СТОС микрорайоннары рәисләре, ЗАГС идарәсе, физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы һ. б. лар катнашты.
Катнашучылар 5 командага бүленделәр һәм Түбән Кама муниципаль районында "Демография" проектын тормышка ашыру кысаларында милли идеяләр кертү буенча нәтиҗәле эш алып бардылар. Дәүләт бурычын ничек хәл итәргә – туучылар санын, гомер озынлыгын арттыру, сәламәт озак яшәү ирешү турында фикер алыштылар. Иң төп сорауга җавап эзләделәр – шәһәр халкын, балаларны һәм аларның ата-аналарын илкүләм проектны тормышка ашыруга нинди ысуллар белән җәлеп итәргә мөмкинлеге.
Очрашу бик нәтиҗәле узды. Очрашуда яңгыраган тәкъдимнәр, бәлки, яңа проектларның нигезе булыр.
25 декабрьдә Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча планнан тыш инструктаж үткәрелде.