500гә якын авыл кешесе Югары Ослан районының медоешмаларына китерелде

2019 елның 27 декабре, җомга

"Демография" милли проекты уңаеннаен республикада “Өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләү һәм тормышка ашыру” дигән региональ проект тормышка ашырыла.

Татарстан Республикасында олы буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү буенча региональ комплекслы программаны тормышка ашыру вакыты 2019-2024 еллар.

Программаның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарның актив озын гомер һәм сәламәт яшәү дәвамлылыгы арттыру.

Сентябрьдән "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне Югары Ослан муниципаль районындагы "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең федераль бюджет акчасына сатып алынган махсуслаштырылган автотранспорт белән медицина оешмаларына илтү оештырылды.       

Әлеге вакытка медицина оешмаларына 474 кеше китерелде, бу 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны планлаштырылган колачлауның 100% тәшкил итте.

Район медицина учреждениеләренә илтү буенча эш фельдшерлар һәм социаль хезмәткәрләр белән бергә алып барылды. Медицина тикшерүе узучы барлык гражданнар да алдан ук чыгып китү урыны һәм вакыты турында кисәтелде, үзе йөри алмаган кешеләрне машина өйдән алып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International