Аксубай муниципаль районындагы "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Имин каникуллар" дигән танып-белү чарасы узды. ЮХИДИ инспекторлары Гөлфия Гыймалтдинова һәм Илшат Сибагатуллин балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде.
Балалар белән юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә уен моментлары, тәрбияви мультфильмнары белән тулыландырылды. Балалар үзләренең барлык белемнәрен һәм күнекмәләрен актуальләштерде һәм аларны төрле ситуацияләрдә куллана алдылар. Шулай ук тәрбияләнүчеләргә ЮХИДИ инспекторларыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.