26 декабрьдә Баулы муниципаль районында "Гаилә" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен чүлмәкче эше буенча мастер-класс оештырылды. Дәреснең максаты - борынгы һөнәр турында күзаллау формалаштыру.
"Чүлмәк ишегалды" Һөнәрчелек остаханәсе җитәкчесе Эльвира Косарева балаларны чүлмәк ясау эше, осталарының материаллары һәм коралы белән таныштырды. Тәрбияләнүчеләр үз тәҗрибәсендә чүлмәк ясау даирәсендәге эшнең күп көч таләп итә торган хезмәт икәнлеген аңладылар. Сыйфатлы чүлмәк ясау өчен айлар буе өйрәнергә кирәк. Чүлмәкләр тигез, матур килеп чыксын өчен көн саен хезмәт куярга, күп вакыт, көч сарыф итәргә һәм зур сабырлыкка ия булырга кирәк.
Шулай ук балалар балчык белән эшләүнең нерв системасына яхшы тәэсир итүен, тынычландыруын, нерв киеренкелеген төшерүен аңладылар.