26 нчы декабрь көнне Әгерҗе районы “Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр, тәрбияче Надежда Шишкина җитәкчелегендә Красный Бор янгын сүндерү командасының постта тору урынына барды. Алар сәяхәтне “Мин коткаручы булып барам - мине өйрәтсеннәр генә” исеме белән атадылар.
Бу сәяхәтнең максаты: балаларны “коткаручы” һөнәрнең тормышта мөһим булуына төшендерү, кеше язмышларына җаваплылыкны аңлату иде. Балалар бу һөнәр турында күп нәрсәләргә төшенде һәм “коткаручы” һөнәренең дөньяда иң куркыныч 10 һөнәр исемлегендә булуын да белделәр. Сәяхәттә приютта тәрбияләнүче 11 бала катнашты.