ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча республика турнирының район этабында катнаштылар. Турнир ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган.

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Кукмараның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен җиһаз ясау цехына экскурсия оештырылды.

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакыт карау системасын кертү буенча дәрес узды.

«Татарстанның салават күпере» программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне татар халкы тарихы белән таныштыру буенча чара узды.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Энергетик» мәдәният йортының ветераннар халык хоры булды. Олеся Шимон җитәкчелегендә кунаклар шәһәрнең 90 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан һәм «Безнең кадерле ветеран» акциясе кысаларында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераны Нурислам Хатыйп улы Әхмәтҗановның өенә бардылар. Чарада шулай ук Буа медицина училищесы волонтерлары да катнашты.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә психолог Дания Йосыпова «Яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышында ата-аналарның роле һәм ярдәме» дигән темага тернәкләнү курсы узучы балаларның ата-аналары өчен консультация үткәрде.

Кичә, 27 гыйнварда, Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районында «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән 5 кешене хөрмәтләделәр.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының филиалында белем алды. 

25 гыйнварда Балтач районының Арбор авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәһлинур Фәйзрахман кызы Әхмәтҗанова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International