Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының филиалында белем алды. Өстәмә һәм бизнес-белем бирү факультетында учреждение белгечләре «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләүдә заманча социаль технологияләр» программасы буенча квалификацияләрен күтәрделәр.
Укулар барышында «Веста» белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләү формалары һәм методлары турында белемнәрен арттырдылар. Алган белемнәрен алар үз эшләрендә кулланачак.