ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

26 нчы гыйнвар көнне «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә ял көнен Биектау муниципаль районының Шәпше авылында ветеран белән үткәрделәр.

Ватан тарихының истәлекле даталарын бәйрәм итү кысаларында 28 гыйнвар көнне Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, Яшьләр эшләре идарәсе вәкилләре белән берлектә, «Ленинградны коткару!» дип аталган чара уздырды. Әлеге чара «Ялкын» балалар патриотик клубы базасында узды.

Түбән Кама мәшгульлек үзәгендә «Сила в детях» мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү хәйрия фонды хезмәтләре алучы балалар өчен «Сәламәтлек һәм һөнәр сайлау» дигән мәгълүмати чара уздырылды.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Балтач урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары, укытучы Лилия Җамалиева белән бергә, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә карамакта торучы тыл хезмәтчәне Бибинур Хәлилова белән очраштылар.

28 гыйнвар көнне Зәй районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Социаль хезмәткәр мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Әлеге чарада өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләүче 25 социаль хезмәткәр катнашты.

24 нче гыйнварда Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече А.З. Фәрхетдинова «Мин киләчәктә» дигән темага чара үткәрде. Ул яшүсмерләрнең сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

2020 елның 29 гыйнварына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 097 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 533 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,55 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 159 эшсез граждан исәпләнә, бу узган атнага караганда 6 кешегә күбрәк.

28 гыйнварда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры эш визиты белән Мамадыш муниципаль районында булды.


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

27 гыйнвар көнне Тәтеш муниципаль районында Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 76 ел тулуга багышланган митинг узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International