«Изгелек» үзәгендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Энергетик» мәдәният йортының ветераннар халык хоры булды. Олеся Шимон җитәкчелегендә кунаклар шәһәрнең 90 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр.

Социаль хезмәт алучыларга, концерт программасыннан тыш, ТАССР оешу тарихын да искә төшерделәр. Тамашачылар белән бергә кунаклар Чаллы һәм республика үсешенә зур өлеш керткән күренекле кешеләрне искә алдылар. Интеллектуаль викторина бу чор тарихындагы мөһим вакыйгаларны хәтердә яңартырга ярдәм итте.

Чарада 42 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International