«Веста» урта гомуми белем бирү мәктәбе» ШМУ 40 хезмәткәренә 894,0 мең сум түләде.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Вверх!» республика конкурсы финалистлары һәм ТР Яшьләр хөкүмәте вәкилләре белән очрашты.
23 гыйнварда Балык Бистәсе муниципаль районында Масловка һәм Корноухово авыл җирлекләрендә отчет сессияләре узды.
Татарстан Республикасында 2020 елның 1 гыйнварыннан бюджеттан тыш сектор эш бирүчеләре өчен социаль партнерлык кысаларында имзаланган минималь хезмәт хакы турында килешү нигезендә минималь хезмәт хакы 14 000 сум күләмендә билгеләнгән.
Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өлкәннәрне үзләренең мобиль җайланмаларын кулланырга, шулай ук кирәкле программалардан һәм мобиль кушымталардан ничек файдаланырга икәнен аңлаталар.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен экскурсия оештырылды. Балаларны пешекче һәм кондитер һөнәрләре белән таныштырдылар.
«Яңа тормыш – киләчәк өметләр» дигән гаилә институтын ныгыту һәм аналарның яңа туган балаларыннан иртә баш тартуын кисәтү буенча программаны тормышка ашыру кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина «Танышу һәм элемтә урнаштыру» дигән дәрес үткәрде.
Россиядә Хәтер һәм дан елы һәм Түбән Кама муниципаль районында Мәрхәмәтлелек елы кысаларында 24 нче гыйнвар көнне «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре арасында иҗади бәйге уздырылды.
«Демография» милли проекты кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Социаль ял итеп алу» проекты тормышка ашырыла. Шушы көннәрдә учреждениедә 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидларга социаль-педагогик һәм социаль-психологик хезмәт күрсәтү буенча чираттагы дәрес узды.
Шушы көннәрдә Әлмәтнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ата-аналар өчен «Яхшылык дәресләре. Ата-аналар мәхәббәте сукмагы» дигән темага дәрес үткәрелде.