Буа интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау буенча дәрес узды

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакыт карау системасын кертү буенча дәрес узды.

Өлкән шәфкать туташы Марина Сайкина хезмәткәрләргә мобильлеге чикләнгән социаль хезмәтләр алучыларга ярдәм күрсәтүнең үзенчәлекләре турында сөйләде, видеоматериал күрсәтте.

Белгеч билгеләп үткәнчә, индивидуаль план төзегәндә ресурслар һәм дефицитлар, шулай ук социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларның актуаль һәм потенциаль проблемалары ачыклана. Аннары максатлар билгеләнә һәм мобильлеге чикләнгән кешегә ярдәм планлаштырыла. Мондый ярдәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту һәм мобилизацияләү өчен кирәк.

«Мондый дәресләр безнең учреждениедә даими үткәрелә. Дәресләрнең максаты – персоналны карау күнекмәләренә өйрәтү, техник тернәкләндерү чараларыннан дөрес файдалану, белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү», – дип билгеләп үтә Марина Сайкина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International