Кичә, 27 гыйнварда, Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районында «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән 5 кешене хөрмәтләделәр: В.С. Вәлитованы, Н.Н. Колесниченконы, В.Ф. Сединаны, М.Г. Фәхриеваны һәм блокадалы Ленинградны саклаучы Ә.Р. Сөләймановны.
Чаллылыларны шәһәр мэры Н.Г. Мәһдиев, Үзәк район Администрациясе башлыгы И.Н. Галимов исеменнән котладылар. Котлауларга шулай ук депутат Эдуард Фәттахов, мәктәпләрнең тимурчылык отрядлары һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре дә кушылды.