Буа медучилищесы студентлары ветеранда кунакта

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан һәм «Безнең кадерле ветеран» акциясе кысаларында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераны Нурислам Хатыйп улы Әхмәтҗановның өенә бардылар. Чарада шулай ук Буа медицина училищесы волонтерлары да катнашты.

Әңгәмә барышында ветеран кунакларга үз тормышы турында сөйләде, сугыш хатирәләре белән уртаклашты. Гади кешеләрнең батырлыгы мисалында балалар үз халкының Ватанга фидакарь хезмәт итүенә тагын бер кат инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International