Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча республика турнирының район этабында катнаштылар. Турнир ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган.
Нәтиҗә ясаганнан соң катнашучылар грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Интернат-йортта яшәүче Рәшит Гатауллин шашка буенча II урынны яулады.