«Балкыш» приютындагылар татар халкының барлыкка килү тарихы белән танышалар

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

«Татарстанның салават күпере» программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне татар халкы тарихы белән таныштыру буенча чара узды.

Укытучылар Гөлназ Курмакаева һәм Антонина Иванова сүзләренә караганда, тарихи материалны кабул итүдә видеопрезентация ярдәм итте. Аның ярдәмендә балалар татар теленең генетик тамырлары һәм мәдәнияте турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр.

Чара викторина белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International