25 гыйнварда Балтач районының Арбор авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәһлинур Фәйзрахман кызы Әхмәтҗанова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, «Арбор» ҖЧҖ директоры Хәмит Баязитов һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре котлады.
Шәһлинур апага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын, Балтач муниципаль районы башлыгы исеменнән рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, шулай ук соңгы эш урыныннан, авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.