«Шәфкать» үзәге психологы реабилитантларның ата-аналары белән дәрес үткәрде

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә психолог Дания Йосыпова «Яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышында ата-аналарның роле һәм ярдәме» дигән темага тернәкләнү курсы узучы балаларның ата-аналары өчен консультация үткәрде.

Яшь кешенең шәхси белем бирү траекториясен сайлавы ата-аналар фикеренә бәйле. Психолог сүзләренчә, ата-аналарның шәхес формалаштыруга һәм яшь кешене үстерүгә йогынтысы бәхәссез.

Чара кысаларында ата-аналарга һөнәри юнәлеш буенча материаллар, белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International