ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

«Өлкән буын» федераль проектының төбәк өлешен тормышка ашыру кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты өлкәннәрнең тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларның актив озын гомерлелек чорын арттыру мәсьәләсен хәл итү өчен комплекслы эш алып бара.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар «Яңа Кама» газетасы редакциясендә һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булып кайттылар.

Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә һөнәрләргә багышланган «Мин кем булачакмын» рәсемнәр конкурсы һәм «Гаилә һөнәрләре атласы» дип аталган хикәяләр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Буа муниципаль районында Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларның өйләренә йөриләр.

30 гыйнвар көнне Балтач районы Чепья авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зоя Сергеевна Рәимова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Зоя Рәимова озак еллар колхозда эшли. Тормыш иптәше белән бергә алар үзләренең алты баласына һәм әти-әнисез калган туганына лаеклы тәрбия бирә.

Кукмара муниципаль районындагы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед Люция Хөсәенова мәктәп яшендәге балалар өчен логопедик дәрес үткәрде.

Балаларга әхлакый тәрбия бирү максатыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Гөлшат Николаева һәм социаль педагог Алсу Сәмигуллина 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә интерактив дәрес үткәрделәр.

Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Римма Сөбхангулова һәм Вадим Япаев балигъ булмаганнар арасында агрессия күренешен кисәтү буенча эш кысаларында «Яшүсмерләрнең үз-үзләрен агрессив тотышы» дигән темага дәрес уздырды. 

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2019 елда эш нәтиҗәләре буенча хезмәт коллективының җыелышы булып узды.

«ТР социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр һәм балигъ булмаганнар мониторингы» мәгълүмати системасына Югары Ослан муниципаль районының Татар Борнашы авыл җирлеге территориясендә яшәүче гаиләгә карата сигнал картасы килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International