Балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларга әхлакый тәрбия бирү

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Балаларга әхлакый тәрбия бирү максатыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Гөлшат Николаева һәм социаль педагог Алсу Сәмигуллина 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә интерактив дәрес үткәрделәр.

Дәрес барышында укучылар дуслык турында фильм карады, интерактив әңгәмәдә катнашты, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерде, бер-береңә карата нинди изге гамәлләр кылырга мөмкин икәнлеге турында фикер алыштылар.

Барлыгы чарада 25 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International