«Юлдаш» интернат-йортында «Өлкән буын» проектының беренче нәтиҗәләре

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

«Өлкән буын» федераль проектының төбәк өлешен тормышка ашыру кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты өлкәннәрнең тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларның актив озын гомерлелек чорын арттыру мәсьәләсен хәл итү өчен комплекслы эш алып бара.

Узган ел ахырында интернат-йорт белгечләреннән торган эшче төркем оештырылды, ул социаль хезмәт алучыларның типизациясен үткәрде. 2020 елның 1 гыйнварына учреждениедә 169 кеше типизация узды.

Хәзерге вакытта социаль хезмәтләрдән файдаланучы 73 кеше дәвалау-тернәкләндерү чаралары белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International