Балтач районында сугыш ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

30 гыйнвар көнне Балтач районы Чепья авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зоя Сергеевна Рәимова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Зоя Рәимова озак еллар колхозда эшли. Тормыш иптәше белән бергә алар үзләренең алты баласына һәм әти-әнисез калган туганына лаеклы тәрбия бирә.

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Труд» җәмгыяте директоры Рәшит Хадыев юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International