Яшел Үзән мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы авыл җирлекләрендә чаралар үткәрүне дәвам итә. Шушы көннәрдә учреждение белгечләре ике торак пунктта булдылар.
Татарстанда беренче бала тапкан 173 яшь ана һәм өченче баласы туган 28 хатын-кыз 2020 елның 31 гыйнварына яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Рөстәм һәм Римма Кашаповлар гаиләсендә кунакта булды. Дәүләт ярдәме белән алар ипотека кредитын өлешчә түли алганнар.
Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагогы Регина Ганиева «Кеше мәгълүмат дөньясында» дигән дәрес үткәрде.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм 1 нче китапханә филиалы хезмәткәре Гөлназ Фәрдиева «Кышкы табигать» дигән китап терапиясе үткәрделәр.
Түбән Кама районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр интеллектуаль уенда катнаштылар.
Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган чара узды. Анда 23 бала катнашты.
Балигъ булмаган балалар булган гаиләләрнең торак урыннарында янгын кисәтү максатыннан «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, янгын хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә, автоматик янгын сигнализациясен урнаштыру буенча эш алып баралар. Аларны сатып алу өчен акча район бюджетыннан бүлеп бирелгән.
28 гыйнварда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары К.А. Таҗетдинова «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ коллективы белән очрашты. Эшчеләргә ул 2020 елда Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган милли проектлар турында сөйләде.
Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көнен бәйрәм итү кысаларында бүген Казанда «Бөек Ватан сугышы ветераннары – блокадалы Ленинградта яшәүчеләр» җирле Казан шәһәр иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашында тантаналы чара узды.