Югары Ослан районында сигнал карталары буенча эш дәвам итә

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

«ТР социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр һәм балигъ булмаганнар мониторингы» мәгълүмати системасына Югары Ослан муниципаль районының Татар Борнашы авыл җирлеге территориясендә яшәүче гаиләгә карата сигнал картасы килде.

Белгечләр сигнал буенча гаиләгә бардылар һәм балигъ булмаганнарның торак-көнкүреш шартларын тикшерделәр, ата-аналар бурычларын үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән өчен ата-аналарга карата җаваплылык турында хокукый мәгълүмат бирделәр. Балалар өчен имин яшәү шартлары тудыру максатыннан, ата-аналар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрелде, белешмәлек тапшырылды.

Шулай ук гаиләне ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышына чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International