Экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева дәрес үткәрде. Толерантлык формалаштыру һәм милләтара ызгыш һәм түземсезлек профилактикасы максатыннан оештырылган чарада 18 балигъ булмаган бала катнашты.
«Ойл плюс» МК ҖЧҖ 7 хезмәткәренә 969,9 мең сум түләде.
Бүген министр Эльмира Зарипова Яшел Үзән муниципаль районында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә булды.
2019 елның 13 ноябреннән 2020 елның 30 гыйнварына кадәр Зәй политехник көллиятендә шәһәр мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары өчен һөнәри пробалар узды. Әлеге чарада Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре дә катнашты.
Гаризалар 2020 елның 30 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр кабул ителә.
«Җаваплы ата-ана булу» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова лекция үткәрде.
Һөнәрләр турында күзаллау формалаштыру һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан Яшел Үзәннең «Ышаныч» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен «Кем булырга?» дип аталган дәрес уздырылды.
Узган атнада Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы кысаларында «Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы» дигән темага дәрес үткәрелде.
Балаларга юлларда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Шушы максат белән Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен ЮХИДИгә экскурсия оештырылды.
Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт коллективының эшлекле киңәшмәсе узды.