Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2019 елда эш нәтиҗәләре буенча хезмәт коллективының җыелышы булып узды.
Учреждение директоры Кирилл Мокшин узган елда оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде һәм 2020 елга эш планнарын билгеләде.
«Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты өлкән яшьтәге кешеләрне озак вакытлы карау системасын кертүгә кереште. 2019 елда яшәүчеләрне типлаштыру үткәрелде, документлар әзерләү һәм персоналны укыту эше башланды. 2020 елда учреждение озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү буенча чараларда катнашучы оешмалар арасына керә.
Нәтиҗә ясап, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Прохорова коллективка башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәккә бурычлар билгеләде.